Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2022, 13:00

Башкортстан аучылары ауга әзерләнә

Балтач аучылары  гамәлдәге аучылык җирлегендә ике аю атып ала алачак. Поши, коралай кебек  киек хайваннарны бу сезонда безнең район җирлегендә аулау тыелган

Башкортстан аучылары ауга әзерләнә
Башкортстан аучылары ауга әзерләнә

Иске Балтач. 27 июль - "Балтач таңнары". Балтач аучылары гамәлдәге аучылык җирлегендә ике аю атып ала алачак. Поши, коралай кебек киек хайваннарны бу сезондәа безнең район җирлегендә аулау тыелган.

 

БРның   рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында ауларга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар бирү вакыты игълан ителгән

БР Табигатьтен файдалану һем Экология министрлыгы аучыларга Башкортстан республикасы ачык аучылык җирлекләрендә, поши һәм себер коралае  атып алуга   гаризалар кабул иту вакыты турында  хәбәр итә.

Гаризалар   1 августтан 5 августка кадәр БР Экология министрлыгының махсус сайты аша кабул ителәчәк (сылтама: ohota.mprrb.ru бу елның 1 августыннан башлап активлаштырыла, моның өчен аучыларга бу сайтта теркәлергә, үз мәгълүматларын автоматлаштырылган исәпкә алу системасында (АСУ) тутырырга кирәк.

Мәсәлән,   республика киңлекләрендә  14 районда 101 аю атып алырга рөхсәт ителгән.  Балтач районында   рөхсәт ителгән аучылык  территориясендә   ике аю атып алырга  мөмкин. Поши, коралай атып алуга рөхсәт ителгән җирлекләр исемлегенә безне район кертелмәгән. Димәк, бу төр хайваннарны аулау тыела. Болай республика җирлегендә 36 поши, 58 коралай атып алырга рөхсәт биреләчәк.   

Башкортстан Республикасының аучылык җир-суларын урнаштыруның карта - схемасын сылтама буенча карарга  мөмкин https://disk.yandex.ru/d/2SB5na0HC0UuUw

Аю   атып алуга  рөхсәтнамә алу өчен җирәбә салуны уздыру агымдагы елның 18 августына планлаштырылган.   Аның вакыты турында өстәмә хәбәр итәчәкләр. .

Башка төр бъектларын атып алуга   рөхсәтнамә бирү турында гаризаларны кабул итү, билгеләнгән ау вакытына кадәр 10 көннән   иртәрәк башлана.  

 

Автор:
Читайте нас: