Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2022, 12:00

Агыйдел шәһәрендә елга порты һәм причал торгызылачак

Агыйдел шәһәрендә республика өчен мөһим стратегик объект - елга портын һәм причалны торгызачаклар

Агыйдел шәһәрендә елга порты һәм причал торгызылачак
Агыйдел шәһәрендә елга порты һәм причал торгызылачак

Агыйдел. 27 итюль - "Балтач таңнары". Агыйдел шәһәрендә республика өчен мөһим стратегик объект - елга портын һәм причалны торгызачаклар.

 

Башкортстан хакимияте Агыйдел шәһәрендә су туризмын үстерергә планлаштыра. Халык һәм туристлар өчен причал җиһазландырылачак, ә бизнес өчен елга портын торгызачаклар. Бу хакта   республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров  белдергән.

Бүген "Агыйдел"елга порт комплексы начар хәлдә. Андрей Назаров сүзләренә караганда, хәзерге шартларда әлеге логистик проектны реанимацияләү республикага экспорт-импорт өстенлекләрен алырга мөмкинлек бирәчәк. Чөнки  Агыйдел  һәм Чулман аша Агыйдел территориясеннән диңгез акваторияләренә чыгу юлы бар. Бирегә теплоходлар керә. Быел алар бишәү, әмма киләчәктә тагын да күбрәк булачак.

- «Агыйдел» йөк причалы 10 мең тоннага кадәр су сыешындагы судноларны кабул итә ала, - дип  белдергән премьер-министр. - Бу мөһим стратегик объект.

Барлык кыска һәм озак вакытлы проектлар да шәһәр үсешенең юл картасына кертеләчәк, ә аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген республика белән идарә итү үзәгендә күзәтеп торачак.

Автор:
Читайте нас: