Барлык яңалыклар
Новости
22 июль 2022, 11:00

Мытищида маймыл ике яшьлек кызга һөҗүм иткән

Мытищида шәхси зоопарктан чыгып качкан маймыл ихатада уйнап йөргән  ике яшьлек кызга ташланган

Мытищида маймыл ике яшьлек кызга һөҗүм иткән
Мытищида маймыл ике яшьлек кызга һөҗүм иткән

Мытищи. 22 июль - "Балтач таңнары"Мытищида шәхси зоопарктан чыгып качкан маймыл ихатада уйнап йөргән  ике яшьлек кызга ташланган

Бу хәл кайдадыр Һиндстанда түгел, ә Мәскәү өлкәсе Мытищида булган.

Агрессив маймыл ике яшьлек кызны үзенең корбаны итеп сайлый һәм сабыйга ташлана. Ярый баланың әти-әнисе ярдәмгә килеп өлгерә. Алар баланы маймылдан чак тартып алалар. Һөҗүмнән соң баланың тәнендә бихисап җәрәхәтләр ачыклыйлар, аның бармаклары да сынган, хәтта. Хәзер зыян күрүче реанимациядә.Ә үл Украинадан килгән качак гаиләсеннән икән.

Маймыл шәхси зоопарктан качкан дип хәбәр ителә. Аның киләчәк язмышы билгеле түгел.

Зыян күргән кывзның әти-әнисе маймыл хуҗасын судка бирергә исәпли. .Аның шәхси зоопаркында  бүреләр,  филләр  һәм башка кыргый хайваннар   бар икән.

 

Автор:
Читайте нас: