Луховка. 21 июль- “Балтач таңнары, 21 июль көнне Мордовиядә, Саранск шәһәр округына караган Луховка авылына торнадо зур зыян салган.
Мордовиядәге "Лухово" авыл хуҗалыгы предприятиесе табигать стиихиясе фаҗигасен кичергән.
Хуҗалыкта 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. 3,5 мең гектарда бөртекле культуралар чәчелгән.
Хуҗалыкта инде якынча чыгымнарны исәплиләр. Предприятие администрациясе сүзләренә караганда, җимерекләрне яңадан торгызуга миллионнарча сум акча кирәк.