Барлык яңалыклар
Новости
22 июль 2022, 11:24

Диксонда авызына тимер банка утырган ак аюны коткарганнар

Красноярск краенда Мәскәү ветеринарлары авызына  тимер банка утырган ак аюга операция ясаган

Диксонда авызына тимер  банка утырган ак аюны коткарганнар
Диксонда авызына тимер банка утырган ак аюны коткарганнар

Диксон. 22 июль – «Балтач таңнары». Красноярск краенда Мәскәү ветеринарлары авызына  тимер банка утырган ак аюга операция ясаган

Диксонда авызына тимер  банка утырып, берничә көн ашый алмаган ак  аюны коткарганнар.  Хайван  үлем алдында була.  Ветеринарлар, һава торышы катлаулы булуга  карамастан, Диксонга  барып җиткәннәр.

Аңа кадәр  мәхлук Диксон бистәсендә кешеләр янына килгән. Җирле халык аңа ярдәм итә алмаган. Ахырда  Мәскәүдән белгечләр чакыртканнар.

Аюның авызыннан  банканың  тартып алганнар,  яраларын  эшкәрткәннәр . Аның  теле  киселгән була.

Аюны  берничә көн күзәтеп торачаклар. Ә  аннары табигый киңлекләргә чыгарачаклар. 

Автор:
Читайте нас: