Иске Балтач. 21 июль - "Балтач таңнары". Балтач районында ветеринария хезмәткәрләре терлекчелек биналарын дезинфекцияләп эшкәртүне төгәлләде.
Хәзер терлекчелек объектларын кышкы чорга әзерләү фронтында калган эшләр дәвам итә.
Саклагыч костюмнардагы хезмәткәрләр идәннәрне махсус эретмә белән юдыра, ә аннары – диварлар, түшәм, җимлекләр, ясле һәм башка барлык корылмаларны эшкәртә. Хуҗалыкта кулланыла торган һәр объектны, шул исәптән һәр арба, көрәкне эшкәртү мөһим. Шушы юл белән ветеринарлар бруцеллез, лейкоз, лептоспироз, ящур, мөгезле эре терлек туберкулезы кебек куркыныч авыруларны профилактикалый