Барлык яңалыклар
Новости
25 июнь 2022, 11:27

Балтач район хастаханәсе автопаркы тулыланды

Балтач үзәк район хастаханәсе баш врачы Салават Гыйльметдинов Уфада медицина хезмәткәре көненә багышланган тантанадан хастаханәгә Lada Vesta SW Cross автомобиле алып кайтты.

Балтач район хастаханәсе автопаркы тулыланды
Балтач район хастаханәсе автопаркы тулыланды

Уфа. 25 июнь "Балтач таңнары". Балтач үзәк район хастаханәсе баш врачы Салават Гыйльметдинов Уфаның " Ватан" паркында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантанадан хастаханәгә Lada Vesta SW Cross автомобиле алып кайтты.

Уфаның " Ватан «паркында медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың район һәм шәһәр хастаханәләре баш табибларына 23 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле-Lada Largus һәм Lada Vesta SW Cross ачкычларын тапшырды.

Балтач ҮРХ Lada Vesta SW Cross автомобиле ачкычын алды.

Бу җиңел автомобиль балаларга һәм өлкәннәргә күчмә паллиатив патронаж медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән.

Аны куллану паллиатив ярдәмнең күчмә патронаж бүлекләре мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук авыр хәлдә булган гражданнарга социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын һәм үз вакытында күрсәтелүен тәэмин итү мөмкинлеген арттырачак.

Автор:
Читайте нас: