Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь , 21:41

Яшелчәләргә ни өчен тозлы су сибәргә кирәк?

Бу эшне вакытында башкарсаң, мул уңыш аласың, ди бакчачылар.

Яшелчәләргә ни өчен тозлы су сибәргә кирәк?
Яшелчәләргә ни өчен тозлы су сибәргә кирәк?

 

Бу эшне вакытында башкарсаң, мул уңыш аласың, ди бакчачылар.

 

Кызыл чөгендердән мул уңыш аласыгыз килсә, аны үз вакытында сирәкләү бик мөһим. Чөгендер су яратмый, аңа бөтенләй су сипмәсәң дә була, дип яза чыганак. Бу яшелчәгә яңгыр суы да җитә. Бу тамыразыкны ничек сакларга икән, дип бакчачыларга борчыласы да юк, аны корткычлар яратмый.

Тәмле чөгендер үстерү өчен аны өч тапкыр ашларга кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салып, яхшылап бутарга һәм яшелчәләргә сибеп чыгарга кирәк. 1 квадрат метрга 5 литр катнашма сибәләр.

Тозлы суның суганны корткычлардан саклавын күпләр белмидер дә әле. Тәҗрибәле бакчачылар суганның уңышы мул булсын өчен нәкъ менә тозлы су сибә дә инде.

Яңгыр яумый торса, суганның тамырын корткычлар, вак бөҗәкләр кимерә башлый. Мондый очракта бер чиләккә 2 стакан тоз салып эретергә һәм түтәлгә сибәргә кирәк, ди бакчачылар.

Автор:
Читайте нас в