Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь , 21:28

Сигез ана сабыенан баш тартырга теләгән

Үзенең бу кылыгын өченче баланы карау мөмкинлеге булмавы белән аңлаткан...

Сигез ана сабыенан баш тартырга теләгән
Сигез ана сабыенан баш тартырга теләгән

 

Үзенең бу кылыгын өченче баланы карау мөмкинлеге булмавы белән аңлаткан...

 

Уфада быел ел башыннан сигез ана яңа туган сабыеннан баш тартырга теләк белдергән. "Саторис" шәһәр үзәге белгечләренең әлеге аналар белән әңгәмәсеннән соң бөтен очракларны да җайлау, ягъни уңай хәл итү мөмкин булды, дип сөйләгән республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтайда үткән түгәрәк өстәл барышында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялсыкаева, дип яза чыганак.

"Саторис" үзәге балигъ булмаган яшьтә авырга калган яшүсмер кыз белән җитди эш алып бара. "2022 елның алты аенда хәвеф төркеменә караган хатын-кызларга бәйле 130 күренеш каралган, аларның 16-сы – балигъ булмаганнар", - дип билгеләгән Гөлләрия Рәфкать кызы.

2021-2022 елларда сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт булдыру максатында башкала мәктәпләрендә "Уфа – сәламәт яшәү рәвеше биләмәсе" проекты башланды. Аңа ярашлы "Гаиләм традицияләре", "Спортлы Уфа" видеороликлар конкурслары һәм башка чаралар оештырылган, аларда 50 меңнән артык укучы катнашкан.

Сәламәт яшәү рәвеше буенча чаралар комплексын баш шәһәрнең психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәкләре дә оештыра. Иртә җенси бәйләнешләрне, ВИЧны һәм җенси юл белән таралган чирләрне искәртү темасына укучылар белән әңгәмәләр, осталык дәресләре үткәрелә.

Фото: infopast.ru

 

Автор:
Читайте нас в