Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь 2022, 12:13

Кубышевлылар җәйге мәшәкатьләргә күмелде

Куйбышев исемендәге кооперативта яшел уракка ике звено җәлеп ителгән. Игенчеләр һәркөнне 100-150 тонна сенаж туплый  

Кубышевлылар җәйге мәшәкатьләргә күмелде
Кубышевлылар җәйге мәшәкатьләргә күмелде

Көмьязы. 23 июнь - "Балтач таңнары". Куйбышев исемендәге кооперативта яшел уракка ике звено җәлеп ителгән. Игенчеләр һәркөнне 100-150 тонна сенаж туплый  

 

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында  терлек азыгы хәзерләүгә районда беренчеләрдән булып керештеләр.  14 июнь көнне  хуҗалык басуларыннан җыеп ваклатылган тәүге 150 тонна яшел масса Көмьязы сөтчелек фермасындагы базда урнашты.   Берничә көн элек яуган яңгырлар эшне бүлдерде.  Ләкин терлек азыгы хезерләүгә җаваплы караган механизаторлар, һава шартлары ягыннан мөмкинлоек булу белән басуга чыгу ягын карый.  Эш янә җанланды . Инде менә икенче көн яңгыр яумый.  Техника куәтен тулы файдаланып калырга тырыша игенчеләр.

Хуҗалыкта терлек азыгы хезерләү эшләренә ике звено җәлеп ителгән.  Иң мөһиме  сыйфатлы сенаж хәзерләү өчен  технологияне үтәргә тырышалар. Тагылма ургычны хезмәтләндергән Рәвил Муллануров тезмәләргә салган үләннәрне беркадәр җилләгәч, “Полесье” комбайнын  хезмәтләндергән Илвир Хәсәнов, тагылма “Клевер” агрегатында Финат Шакирҗанов  җыеп, ваклатып транспорт әрҗәләренә төяүгә керешә. Ике Т-150, “Беларусь»  тибындагы өч трактор яшел масса ташу эшләренә җигелгән. Механизатор  Илфат Хәсәнов, Ирек Локманов, Денис Гәрәев, Айдар Нәбиев, Илүс Шәриповлар басу-ферма маршрутында өлгер йөри.  Һәрберсе көненә ун –унбиш рейс ясый алар.

―Сыйатлы терлек азыгы запасы булдыру өчен эшкә вакытында тотыну иң ышанычлысы. Соңладың исә, сыйфатлы  сенаж, печән хәзерләүгә ирешеп булмый.  Иң мсөһиме һава шартлары уңай торуын телибез. Ферма ихатасындагы базларны, ничек тә тизрәк, яшел масса белән тутырып, каплап кую өчен тырышабыз,--ди кооператив рәисе Фәрит Сафин, хуҗалыкта яшел урак барышы белән таныштырып.  

Хуҗалык басуларында  410 гектарда күпьеллык үлән басуларында үләннәрне тезмәләргә салган. Яшел уракчылар берничә көн эчендә 1920 тонна  сенаж туплады.

Район буенча шартлы бер баш мал исәбенә, кимендә, 29 центнер азы берәмлеге хәзерләү бурычы куела.   Ел ярым вакытка җитәрлек азык запасы булдыру максаты да бар. Куйбышевлылар да шушы максатларга ирешүне алга кауеп эшли.

Моннан тыш хуҗалык басуларында химик утау эшләре бара. Бусын 2350 гектарда башкардылар. Шулай ук 106 гектарда чиста пар җирләрен эшкәрттеләр.

Кубышевлылар җәйге мәшәкатьләргә күмелде
Кубышевлылар җәйге мәшәкатьләргә күмелде
Кубышевлылар җәйге мәшәкатьләргә күмелде
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас: