Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь , 21:58

Дуслары белән уйнап йөргән 11 яшьлек кызга пистолеттан атканнар

Дүрт яшүсмер авылда бергә уйнап йөри. Алар аңлаешсыз тавыш ишетәләр, һәм 11 яшьлек кыз җиргә ава. Балалар аның башында яра барлыгын күрә...

Урал федераль округы, Алапай районы Түбән Синячиха авылында 11 яшьлек кызга травматик пистолеттан атканнар. Гадәттән тыш хәл 22 июньдә, кич була.

— Дүрт яшүсмер авылда бергә уйнап йөри. Алар аңлаешсыз тавыш ишеттеләр, һәм 11 яшьлек кыз җиргә ава.  Балалар аның башында яра барлыгын күрә, — дип хәбәр итәләр прокуратурада.

Хәзер бала хастаханәдә. Атучы табылмаган.

— Кече яшьтәге кешене үтерергә омтылу факты буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр җинаятьнең һәм аңа катнашы булган затларны билгеләү өчен барысын да эшли, — дип хәбәр итә тикшерү комитеты.

ВТ

Автор:
Читайте нас в