Баулы 23 июнь - "Балтач таңнары". Кичә, 22 июнь көнне Саха атлы сәяхәтчесе Дугуйдан Винокуров, Башкортстан чиген узып, Татарстанга аяк басты. Июль ахырына ул Мәскәүгә барып җитәргә исәпли.
Якут Дугуйдан Винокуров атларда салкын полюстан Мәскәүгә кадәр юл үтүне максат итеп куйган.
Дугуйдан Винокуров үзенең экспедициясен Якутиянең Россия Федерациясе составына керүенә 390 ел һәм Якут АССРы төзелүгә 100 ел тулуга багышлаган. Экспедиция узган елның март аенда старт алган. Сәяхәтче Мәскәүгә агымдагы елның июль ахырына брып җитәргә планлаштыра.
Якут токымлы атларда Дугуйдан Винокуров Якутия, Бурятия республикалары , Иркутск өлкәсе, Красноярск крае, Кемерово, Новосибирск, Омск, Төмән, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Башкортстан аша узды.
12 июнь көнне Башкортстанга аяк басып, 15 июнь көнне Дугуйдан Уфага килеп җиткән иде. Бер атна эчендә ул республика чигенә барып җитте. 22 июнь көнне Дугуйданны Татарстанның Баулы районында каршы алдылар. Ул инде тугыз мең километрдан артык юл узган. Ә маршрутның гомум озынлыгы 11 мең километр! Аз гына калган. Атлар гына чыдасын...