Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь , 10:26

Балтачлыларны репеллентларны хәвесез куллану турында искәртәләр

Балтачлылар беләсезме,  бензоилпиперидин, карбоксид һәм башка химик матдәләр нигезендәге репеллентлар    6-8 сәгатькә кадәр бөҗәкләрдән саклый

Балтачлыларны репеллентларны хәвесез куллану турында искәртәләр
Балтачлыларны репеллентларны хәвесез куллану турында искәртәләр

Иске Балтач. 23 июнь - "Балтач таңнары". Балтачлылар беләсезме,  бензоилпиперидин, карбоксид һәм башка химик матдәләр нигезендәге репеллентлар    6-8 сәгатькә кадәр бөҗәкләрдән саклый

 

Репеллентлар-бөҗәкләрне куркыту өчен кулланыла. Аларның гамәлләре синтетик яки табигый матдәләргә нигезләнгән. Дөрес кулланганда,  алар үз нәтиҗәлелеген берничә сәгать дәвамында югалтмый тәэсир итә.

Репеллентларның төп бурычы аллергиядән һәм трансмиссив юл белән тапшырыла торган авырулар барлыкка килүеннән  саклау өчен кан суыручы бөҗәкләрне куркытуга юнәлтелә.

 Репеллентлар тәэсире буенча ике төрле була. Контактлысы агулы матдә  бөҗәкне турыдан- туры контакт нигезендә юк итә.  Ә ольфакторлылары бөҗәкләрнең ис, тәм тою сәләтенә тәэсир итә.

 Аларны төрлечә кулланырга мөмкин. Тире өслекләренә сөртү, сиптерү практикалана. Шулай ук кием эшкәртергә мөмкин.

Сатуга алар крем, лосьон, мазь, эмульсия,  аэрозоль формаларында чыгарыла.

 Исерткеч матдәсе югары микъдарьдәге  репеллентлар   талпаннарны куркыталар, әмма үтермиләр. Талпаннардан саклау өчен махсус акарицидлар яки инсектоакарицид-репеллент чаралар нәтиҗәлерәк.

Балалар тәненә сиптерү  өчен рөхсәт ителгән (1 яшьтән һәм аннан өлкәнрәкләр) озак вакыт тәэсир ите торган  репеллент чаралары юк.

Балалар өчен репеллентларны  махсус формада — кулоннарда, кием-салым наклейкалар, беләзекләр сыйфатында чыгаралар.  Бу   аллергия һәм башка күңелсез хәлләр китереп чыгармас өчен шулай эшләнә.

  Бөҗәкләргә каршы чараның тәэсир итү  вакыты репеллент тибына һәм аның химик составына бәйле. Үз-үзен яхшы аклаган бензоилпиперидин, карбоксид һәм башка химик матдәләр, һичшиксез, нәтиҗәлерәк булып тора. Аларның нәтиҗәсе    6-8 сәгатькә кадәр сузыла.

Балаларга   һәм аллергикларга табигый чыганакларга нигезләнгән репеллентларны  куллану хәерле. Бу канәфер, лавандалар,  чыпчык миләше, яран гөл, тимьян, цитруслар нигезендәге  чаралар. Алар бөҗәкләрне куркыта  һәм  кеше сәламәтлегенә  зыян китермиләр. Алар 1-2 сәгать дәвамында эшли.

Барлык кешегә дә репеллентлар кулланырг а мөмкинме?

Репеллентларның, инсектицидлардан аермалы буларак, химик яктан активлыгы түбәнрәк. Әмма тиредә җәрәхәтләр булганда, составындагы берәр матдәгә аллергия булган    очракларда  алларны куллану тыела.

 Сатып алынган репеллентны кибетләргә кире тапшырып һәм алыштырып алып булмый.

 

Лариса  Шамиданова,

Роспортебнадзорның төбәк идарәсе начальнигы урынбасары

 

Автор:
Читайте нас в