Барлык яңалыклар
Новости
23 июнь , 17:00

Балтачлылар, талпан ешрак тәннең кайсы җиренә утырганын беләсезме?

Балтачлылар, беләсезме, талпан тәннең кайсы урынына утырмый. Талпан, хәтта балалар һәм олылар тәнен дә бик яхшы аера икән

Балтачлылар, талпан ешрак тәннең кайсы җиренә утырганын беләсезме?
Балтачлылар, талпан ешрак тәннең кайсы җиренә утырганын беләсезме?

Иске Балтач 23 июнь - "Балтач таңнары". Балтачлылар, беләсезме, талпан тәннең кайсы урынына утырмый. Талпан, хәтта балалар һәм олылар тәнен дә бик яхшы аера икән.

 

Шулай да табигатькә чыкканнан  соң талпан кадалуга шик булган тәннең кайсы урыннарына иң башта игътибар итәргә соң?

Невролог Анастасия Якупова хәбәр иткәнчә, паразитлар аеруча еш кына тәннең билгеле бер өлешләренә  утыра. Әмма өлкәннәр һәм балалар тәннәрендә әлеге участоклар төрлечә.

Әйтик,  үсмерләрнең  талпан  еш кына култык асларын  һәм касык тирәсен өстен күрә. Ә кечерәк балаларның  паразитлар муен, колак һәм баш тиресенә ешрак утыра.

Белгечләр әлегә мондый аермаларның яшь категориясенә бәйле булуын ачыкламаган. Бәлки талпаннар баланың тәненнән югарыга тизрәк  күтәрелә аладыр,чөнки сабый үзе өлкән кешегә караганда кечерәк бит. Дөрес, әлегә мондый гипотезаны раслый алырлык нинди дә булса фәнни  чыганаклар юк.

Шуны да искәртергә кирәк, талпан утыруы   төрле инфекцияләр йоктыру куркынычы  юелән яный. Иң киң таралган (талпан энцефалиты). Бу  баш мие шешенүе  һәм интеллектуаль сәләтләрнең кимүенә китерергә мөмкин.

Автор:
Читайте нас в