Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 21:33

Йорт хайваннарын иректә йөртү тыела!

Дәүләт Думасы шул турыда закон кабул итте.

Йорт хайваннарын иректә йөртү тыела!
Йорт хайваннарын иректә йөртү тыела!

 

Дәүләт Думасы шул турыда закон кабул итте.

 

Бу хакта РИА Новости хәбәр итте. Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта өченче һәм ахыргы укуда йорт хайваннарын тотуга һәм урамда йөртүгә карата таләпләрне билгеләү өлешендә РФ төбәкләре вәкаләтләрен киңәйтә торган закон проектын кабул итте.

Закон проекты төбәкләрнең йорт хайваннарын тотуга һәм урамда йөртүгә өстәмә таләпләрне билгеләү, шул исәптән ирекле көтүләнүне тыю мөмкинлеге өлешендә, вәкаләтләрен киңәйтүне күздә тота. Шулай ук, төбәкләр югары куркыныч объектлары, белем бирү һәм медицина учреждениеләре булган урыннарда хайваннар чыгаруны тыя алачаклар.

Закон проекты гражданнарның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаган очракта, караусыз хайваннар белән эш итү өлешендә төбәкләргә методик күрсәтмәләр әзерләүне күздә тота. Хөкүмәт тиешле күрсәтмәләр эшләргә тиеш.

 

Автор:
Читайте нас: