Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь , 21:24

Якүнә һәм Мишкәдә Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар

Мишкә һәм Якүнә авылларында, Хәтер һәм кайгы көнендә, Җиңү солдатлары оныкчыклары белән әңгәмә үткәрделәр

Якүнә һәм Мишкәдә  Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар
Якүнә һәм Мишкәдә Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар

Якүнә. 22 июнь - "Балтач таңнары".Мишкә һәм Якүнә авылларында, Хәтер һәм кайгы көнендә, Җиңү солдатлары оныкчыклары белән әңгәмә үткәрделәр.

1941 елның 22 июнь көне-тарихыбызның иң кайгылы даталарының берсе, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне без Ватаныбыз сагы өчен изге бурычларын үтәгән бабаларыбвзны искә алабыз.

Якүнә һәм Мишкә авылларында Хәтер һәм кайгы көнендә инде Җиңү оныкчыклары белән зур булмаган әңгәмә үткәрделәр. Балалар "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган"темасына рәсемнәр әзерләделәр. Алар шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы экспонатларга да кагыла алдылар.

Якүнә авылыннан фронтка 29 кеше киткән, тик сигезе генә әйләнеп кайткан...

Без беркайчан да ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турында онытмаска тиешбез. Онытмас өчен, истә тотарга кирәк. Истә тотарга да - белергә кирәк...

 

Надежда Беляева.

Якүнә һәм Мишкәдә  Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар
Якүнә һәм Мишкәдә  Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар
Якүнә һәм Мишкәдә Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар
Автор:
Читайте нас в