Төмәнәк. 22 июнь - "Балтач таңнары". Түбән Сикияз авылы делегациясе “Бабай утары”нда булып кайтты.
Туймазы районын Төмәнәк авылында үзешчән ансамбльләр арасында «Җырлыйк әле» фестиваль-конкурсының төбәк этабы узды. Чара «Бабай утары» этномузеенда узды.
Конкурсның максаты Башкортстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын саклауга һәм үстерү, үзешчән фольклор ансамбльләренең башкару осталыгын арттыруга юнәлтелгән.
фестиваль-конкурста Безнең Камилә Халикова җитәкчелегендәге «Иман юлы» ансамбле дә катнашткан.
Конкурс нәтиҗәләре буенча ансамбль Диплом белән бүләкләнгән. Сикиязлылар,башка төбәкләрдән килгән күп кенә конкурсантлар белән танышып, уңай тәэссоратлар алып кайткан.