Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь , 09:22

Башкортстан урманчылары язгы агач утырту эшләрен төгәлләде

Башкортстанның урман киңлекләрендә яз айларында 5200 гектарда   яшь   агачлар утырту эшләре башкарылган

Башкортстан урманчылары язгы агач утырту  эшләрен төгәлләде
Башкортстан урманчылары язгы агач утырту эшләрен төгәлләде

Башкортстан. 22 июнь - "Балтач таңнары". Башкортстанның урман киңлекләрендә яз айларында 5200 гектарда   яшь   агачлар утырту эшләре башкарылган.

Ясалма урман торгызу эшләре (бу-кулдан яисә механикалаштырылган ысул белән  яшь агачлар утырту) 5200 гектардан артык мәйданда башкарылган. Калган эшләр көзге чорда башкарылачак. Әҗәлиле, Баймак, Белорет, Бөрҗән һәм Зилаер урманчылыклары ясалма урман торгызу буенча лидерлар. Урман торгызу эшенә арендаторлар да җаваплы карый. Агымдагы елда алар 3700 гектардан артык мәйданда  яшь агачлар утырттылар, әлбәттә, барлык эшләр дә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре контролендә бара. Нигездә нарат, чыршы,  элмә, каен һәм юкә агачлары  утыртыла. Урман хуҗалыклары питомникларында утырту материаллары җитәрлек күләмдә булуын тәэмин итү өчен  кыйммәтле агачлар орлыкларын чәчү эшләре  дә башкарыла. Язгы чорда питомникларда  20 гектардан артык мәйданда агачлар орлыклары  чәчелгән.

Моннан тыш, һава шартларына карамастан, утырту материалын нәтиҗәле һәм гарантияле  үстерү өчен, республика урман хуҗалыкларында 56 теплица бар, шуларның 24е бу язда төзелгән. Ел саен Башкортстан Республикасында 50 миллион  данәгә якын утырту материалы үстерелә. Бу күләм урманчылыкларның, арендаторларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан Республикасы территориясендә урманнарны торгызу чаралары «Урманнарны саклау» федераль проектын һәм «Экология» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Башкортстан урманчылары язгы агач утырту  эшләрен төгәлләде
Башкортстан урманчылары язгы агач утырту эшләрен төгәлләде
Автор:
Читайте нас в