Нефтекама. 22 июнь - "Балтач таңнары". 24 июнь көнне Нефтекаманың мәдәният һәм ял паркында Яшьләр көнен бәйрәм итәчәкләр
Яшьләр көне уңаеннан тантана шәһәренең мәдәният һәм ял паркында #РоднойНефтекамск хэштегы янында узачак.
Бәйрәм программасында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары, ГТО фестивален ачу, стритбол буенча чемпионат, заманча автомобильләр күргәзмәсе,брейкданс буенча чемпионаты, бөтенроссия дәрәҗәсендәге рәссамнар катнашында АРТ-граффити фестивален оештыру каралган.
Уфа һәм Нефтекама шәһәрләреннән килгән кавер-төркемнәр чыгыш ясаячак.
Шулау ук сәүдә рәтләре җәелдерелә.
Бәйрәм чарасы кысаларында «Яшьләр Арбаты» күргәзмә-интерактив мәйданчыклары, хәрби-патриотик зона һәм шәһәрнең үзәк китапханә системасының визит-үзәге эшләячәк.
Бәйрәм 18.00 сәгатьтә башлана