Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь , 11:01

Балтач районы мәктәпләрендә көндезге лагерьларда ял чоры тәмам

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе каршындагы «Сәләт иле» көндезге лагеренда   6-10 яшьләрдәге  202 бала егерме бер көн дәвамында  ял итте.  

Балтач районы мәктәпләрендә көндезге лагерьларда ял чоры тәмам
Балтач районы мәктәпләрендә көндезге лагерьларда ял чоры тәмам

Иске Балтач. 22 июнь - "Балтач таңнары". Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе каршындагы «Сәләт иле» көндезге лагеренда   6-10 яшьләрдәге  202 бала егерме бер көн дәвамында  ял итте.  

 Лагерьныың эше  балаларның ялы файдалын,   эчтәлекле  һәм  кызыклы итеп оештыруга юнәлтелә.

Җәйге каникул-балалар өчен көтеп алынган вакыт. Ялны куркынычсыз һәм кызыклы итү-педагогларның бурычы. Ял вакытында мәгариф эше тукталмый. Актив социальләштерү чоры башлана. Моны ата-аналар һәм укытучылар яхшы   аңлый. Педагоглар өчен бу вакыт аерым җаваплылык белән бәйле.  Каникул вакытында балалар яхшы ял итсен, сәламәтлекләрен ныгытсын, көч-куәтен ныгытсын, белемнәрен тулыландырсын, яңалыкка өйрәнсен, яңа дуслар  тапсын өчен эшне  ничек оештырырга?

Укучыларның җәйге ялын һәм җәйге мәшгульлеген оештыру максатыннан Иске Балтач авылының  беренче санлы  урта мәктәбе базасында көндезге лагерь һәр елны  оештырыла.

Көндезге лагерь балаларның буш вакытын оештыру формасы да, сәнгать-эстетик культураны үстерү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, иҗади активлыкны арттыру өчен дә  мәйданчык  булып тора.

Балалар – “Сәләт  иле”  халкы-10 отрядка бүленгән иде. Лагерь сменасы башында һәр отряд үз  капитанын сайлады, отряд җырын, девизын өйрәнделәр, отряд стенгазетасы чыгардылар.

 «Күңелле светофор» отряды – мәктәпнең Көмьязы филиалы укучылары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча юнәлеш сайладылар. Тәрбиячеләр Лилия Габитова  һәм Дилара Ахкамова  белән бергә алар көн саен юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.  ЮХИДИ инспекторлары белән очраштылар, аларга сораулар бирделәр һәм  тулы җаваплар алдылар.  ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы полиция лейтенанты Айгөл Арсланова    балаларга юлда куркынычсызлык турында кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде.

«Театралларлар "  отрядының эшчәнлеге балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде. Тәрбияче Ирина Мөхәмәдиева һәм Римма Мансуровалар балаларның ялын югары дәрәҗәдә оештыра алдылар: алар музейларда булдылар, бер-берсенә хикәяләр укыдылар, инсценировкалар куйдылар.

 Лагерьда   «Йэйлэу» отряды инде бер ел эшли.  Тәрбиячеләр Фәния Харисова, Лида Суфияровалар  балаларны башкорт халкы мәдәниятенә җәлеп итә.   

Калган отрядлар гомуми программа буенча шөгыльләнде. Көн саен иртәнге зарядка (Фәнзәт Әхмәтов  – физрук) белән башланып китте. Аннан соң балаларны   иртәнге тәмле аш көтә иде. Гүзәл Мортазина  балаларны заманча технологияләр дөньясы белән таныштырды. Лагерьда тәрбияләнүчеләр «Үсеш ноктасы» кабинетында  булып,  командада эшләргә өйрәнделәр.

Тәрбияче Флорида  Борханова., Алсу  Фаизовалар  балаларның иҗади сәләтләрен, кулларның вак моторикасын үстерделәр, башланган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәттеләр. Укытучы Айгөл Гаттарова балаларга  уен формасында инглиз теле нигезләрен өйрәтте.

Балаларның җәйге ялын оештыруда район үзәгенең  Балалар иҗаты үзәге аерым ярдәм күрсәтте. Үзәкнең тәҗрибәле педагоглары тәрбияләнүчеләр өчен «Музыкаль салон», «Яшел даруханә», «Урман  аланы», «Җавапны тап», «Пазл җый» һәм башка станцияләр буенча уен оештырдылар. Шулай ук балалар «Балтач», «Орион» кинотеатрларында, балалар  заманча китапханәсендә, мишәр тарихи-мәдәни  үзәгендә булдылар.

Лагерьда ял чоры тәмам. Балалар егерме бер көн дәвамында, сагынып искә алырлык җанлы тормыш белән яшәде.

Автор:
Читайте нас в