Барлык яңалыклар
Новости
22 июнь 2022, 22:12

Балтач экологлары чираттагы чистарту өмәсенә чыкты

Бүген, 22 июньдә, Greenway компанияcе партнерлары һәм ирекмәннәр Иске Балтач янындагы иске аэродром мәйданын калдыклардан тазартты.

Төрле яшьтәге ирекмәннәр өмә барышында йөзгә якын капчык калдыклар җыеп, махсус урынга чыгарырга әзерләп куйдылар.

Балтачта үткән чараны оештыручы, компаниянең партнеры Айгөл Такаева өмәнең атна саен, һәр чәршәмбедә үтәчәген искә төшерде. “Чистюли” командасы атна саен яңа әгъзалар белән тулылануын матур күренеш дип билгеләде.

Ә халык, көндәлек тормыштагы иң пычрак калдыкларын чыгарып урман полосасына ташларга да кыенсынмый бездә. Бу өемнәрдәге калдыкларны ияләре күреп танырлар, бәлки. Еллар дәвамында урман пычратып яткан пластик, башка төр материалдан эшләнгән калдыклар таркалырга өлгермәгән.

—Табигать кочагына чыгып ял итә, күңел ачасыз икән, пластик калдыкларыгызны ташлап калдырмагыз. Хәзер адым саен калдыкларны туплау өчен контейнерлар куелды. Чыгарып шунда салыгыз. Җаныгыз тыныч булыр, табигать тә пычранмас. Безнең район активистлары (компания партнерлары) әлегә экологик өмә җәелдереп чистарткан мәйданнар буенча Россиядә беренче урыннарда бара, — ди компания партнеры, бик кирәкле чараны оештыручы Айгөл Такаева. 

Автор:
Читайте нас: