Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь , 12:42

Сабантуйда пылау ашап бер баланың гомере өзелгән...

Хакимият мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашкан.

Сабантуйда пылау ашап бер баланың гомере өзелгән...
Сабантуйда пылау ашап бер баланың гомере өзелгән...

 

Хакимият мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашкан.

 

19 июньдә Сургутта Сабантуйны бәйрәм иткән вакытта фаҗига теркәлгән: бер малайның пылау ашап хәле начарлана һәм ул шунда ук үлә. Табиблар 13 яшьлек үсмерне коткарып кала алмый. Фаразлар буенча, үлем сәбәбе  –  пылауга аллергия булырга мөмкин.

Җирле мэрия мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашкан. Шулай ук алар ашыгыч нәтиҗәләр чыгармый гына барысын да тикшерергә кирәк, дип белдергән.

— Сүз бик зур югалту турында бара, монда спекуляция һәм төрле уй-фикерләргә юл куярга ярамый, — диелә хәбәрдә.

Мэриядә шулай ук чараның барлык тиешле таләпләр буенча уздырылуын һәм ашыгыч ярдәм бригадасы кизү торуын да искәртәләр, дип яза ВТ.

 

Автор:
Читайте нас в