Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь , 13:14

Көнтүгеш авылында яшәүчеләр ППМИ-2022 чикләрендә күперләр ремонтына акча җыя

Авыл биләмәсе конкурс шартларын уңышлы үтте.

Көнтүгеш авылында яшәүчеләр ППМИ-2022 чикләрендә күперләр ремонтына акча җыя
Көнтүгеш авылында яшәүчеләр ППМИ-2022 чикләрендә күперләр ремонтына акча җыя

 

Авыл биләмәсе конкурс шартларын уңышлы үтте.

 

Инициатив төркем әгъзалары авылда яшәүчеләр, аннан читтә төпләнгән авылдашлардан проектны тормышка ашыру өчен халык өлешен туплауга акча җыюны башлап җибәрде.

Бу чарага әлеге вакытта Көнтүгештә яшәүчеләр дә, аннан читтә төпләнгәннәр дә актив кушылды.

Хәтергә төшереп үтик, проектта бертавыштан көнтүгешләр катнашырга, анда халыктан җыеласы өлешне җыярга ризалык белдереп кул күтәреп тавыш биргән иде. Беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә итеп халык авыл эчендәге җимерек күперләрне капиталь ремонтлау проблемасын күтәрде.

Күперләр куркыныч хәлдә. Шуннан техника, җәяүлеләр, мал-туар йөри, район халкы, кунаклар Мата елгасындагы буага балык кармакларга килә, урманга ял итәргә юллана...

 Инициатив төркем әгъзалары әлеге көндә халык арасында эш алып баралар.

P.S.  Фотосурәтләрдә кышкы фото да бар. Әлеге вакытта күперләр аннан да куркыныч хәлдә...

Кече Мата (картада Көнтүгеш елгасы) аша күпер бүген куркыныч хәлдә. Машиналы кешегә дә, җәяүлегә дә хәвефле. Авыл кешеләре бу хакта беләләр. Олы Мата елгасындагы буага Жуков урамы аша балык кармакларга килгән балыкчылар, юллары төшкән такси хезмәте кешеләре игътибарлы булсыннар иде. Исәпләми килеп күңелсез хәлгә тарый күрмәгез. Күпернең астында cу юу сәбәпле, бушлык барлыкка килгән...

 

Көнтүгеш авылында яшәүчеләр ППМИ-2022 чикләрендә күперләр ремонтына акча җыя
Көнтүгеш авылында яшәүчеләр ППМИ-2022 чикләрендә күперләр ремонтына акча җыя
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в