Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь , 17:00

Балтачта җыештырылган урынны кабат чүпкә батырганнар

Иске Балтач тирәсендә экоактивистлар  атна элек җыештырган урында  тагын да  итүчеләр калдырган чүп-чар барлыкка килгән

Балтачта җыештырылган урынны кабат  чүпкә батырганнар
Балтачта җыештырылган урынны кабат чүпкә батырганнар

Иске Балтач. 22 июнь - "Балтач таңнары". Иске Балтач тирәсендә экоактивистлар  атна элек җыештырган урында  тагын да  итүчеләр калдырган чүп-чар барлыкка килгән.

Экоактивистларның балтачлыларга һәм районыбыз табигате киңлекләрендә ял итүчеләргә зур үпкәсе бар. Чөнки күпләр ял итү культурасы белән исәпләшми. Артларыннан чүп-чар калдыра.

15 июнь көнне  Эко активистлары командасы  Иске Балтачның земство күпере төбәгендә  калдыкларны җыештырла. Бер сәгать эчендә 90 капчык чүп-чар җыеп алдылар.  

20 июнь көнне  җыештырылган урынны барывп карасалар, апнда тагын да калдыклар барлыкка килгән. Биредәге хәлләрдән экоактивистларның,   күз яшьләре бәреп чыгарлык хәлгә төшеп, кәефләре  кырылган.

Авылларда контейнерлар бар. Калдыкларны үзең белән алып китеп, тиешле урынга ташлап була бит!  

22 июнь көнне  экоактивистлар икенче өмәгә җыела. Җыештыру өчен урын сайланган.

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас в