Иске Балтач. 21 июнь - "Балтач таңнары". Иске Балтачта бер бар бакчада Красуля сортлы груша агачы кабат чәчәк аткан.
Алмагачлар моннан бер ай чамасы элек чәчәк койды. Ә груша Балтач тарафларында шактый иртәрәк чәчк ата. Быел да ул апрель ахырында ук таҗларын ачты. Груша агачлары ботакларында инде җимешләр күзгә кренерлек.
Ни гаҗәп, быелгы кебек явымлы һәм салкынча көннәр, җылы көннәр белән аралашып килгән җәйдә груша агач кабат чәчәк ата. Июнь аенда! Уйлап карасаң, киләсе елда чәчәк атачак бөреләр август аенда гына ясала. Узган елда ясалган бөре соңлап чәчәк аткан дип әйтер идең, үрентеләр 15-20 сантиметр үсеп чәчәк аткан. Соңлап аткан чәчәкләрдән җимеш ясалмый инде ул.
Гадәттә, алмагачларның соңлап чәчәк атуы сентябрь аенда күзәтелә торган иде.