Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2022, 11:40

Яшелчә һәм җиләк-җимешне май кырауларыннан ничек сакларга?

Моның берничә ысулы бар икән. 

Яшелчә һәм җиләк-җимешне май кырауларыннан ничек сакларга?
Яшелчә һәм җиләк-җимешне май кырауларыннан ничек сакларга?

 

Моның берничә ысулы бар икән. 

 

Озакка сузылган явымнар һәм салкын һава торышы әледән-әле кыраулары белән дә “сөендерә”.

Май кыраулары яшелчәгә генә түгел, бәлки бакча җиләгенә, җимеш агачлары-куакларына да кире йогынты ясарга мөмкин. Аларга җылы көннәргә кадәр “түзеп торырга” ярдәм итәрдәй берничә ысул бар, дип яза “Челнинские известия”.

Тәҗрибәле бакчачылар мондый очракларда еш кына суны бөркеп сиптерү ысулын куллана. Агачларга җылы су бөркиләр, төбенә дә сибәләр. Су температурасы +10 градус чамасы булырга тиеш. Бер агач төбенә сигез чиләк җылы су сибү таләп ителә.

Бу максаттан яшелчә түтәлләренә агач чүбе сибеп, өстен берәр нинди материал белән капларга мөмкин. Бакча җиләге, ташкабак кебек үсентеләрне төбе кисеп алынган пластик шешә белән каплау зыян итмәячәк. Кыраудан саклау өчен яшь бәрәңге үсентеләренең төбен өяргә кирәк.

Яшелчәне суыктан саклауның тагын бер ысулы – мүлчәләү. Моның өчен түтәлләрне салам, компост, кипкән үлән белән каплау әйбәт. Болай эшләгәндә, туфракта җылылык һәм дым сакланачак. Фосфорлы-калийлы ашлама да ярдәм итәчәк – үсентеләргә шуны сибәргә кирәк. Ашлама бакчачылар кибетләрендә сатыла.

ВТ

Автор:
Читайте нас: