Тольятти. 25 май - "Балтач таңнары". АвтоВАЗ заводы Lada Granta Drive Active автомашинасының гадиләштерелгән комплектациядәге яңа версиясенең беренче экземплярын чыгарган.
Автоконцерн Lada Granta Drive Active машинасының гадиләштерелгән комплектациядәге яңа версиясен чыгарды. Конвейердан төшкән автомобиль классик версиядән берничә электрон корылмалар булмавы белән аерылып тора.
Инсайдерлар хәбәр иткәнчә, седан кайбер электрон компонентлардан мәхрүм ителгән, двигатель куәте кимегән руль дә башка төрле. . Җиңелләштерелгән модель өчен руль системасы LADA Kalina автомобиленнән алынган. Бу автомашинаны чыгаруны 2018 елда туктатканнар иде.
Җитештерүче машинаны 90 ат көчендә һәм 1,6 литр күләмендәге белән сигез клапланлы дивгатель белән комплектлаган. Моннан тыш, яңа “Лада-Гранта” «ЭРА-ГЛОНАСС» системасы, мультимедиа комплексы һәм аерым электрон куркынычсызлык системаларыннан колак какты.
Россия базарында Lada Granta гадиләштерелгән модификациясе бу елның июлендә барлыкка киләчәк. Җитештерүче ай саен 30 меңгә кадәр шушындый автомобиль чыгарырга планлаштыра.