Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2022, 22:34

Россиядә Ана капиталын машина сатып алуга тотынырга рөхсәт итмәкчеләр

Россиядә Ана капиталы акчасын машина сатып аларга тотыну өчен рөхсәт итәргә тәкъдим иткәннәр.

Россиядә Ана капиталын машина сатып алуга тотынырга рөхсәт итмәкчеләр
Россиядә Ана капиталын машина сатып алуга тотынырга рөхсәт итмәкчеләр

Мәскәү. 25 май "Балтач таңнары". Россиядә Ана капиталы акчасын машина сатып аларга тотыну өчен рөхсәт итәргә тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова вице-премьер Татьяна Голиковага Ана капиталын автомобиль сатып алуга тотарга рөхсәт итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә «Известия».

Мондый инициативаны хөкүмәт 2017 елда кире какты.

Лантратова документында машинаны бергә ял итү, хастаханәгә яки мәктәпкә бару өчен кулланырга мөмкин, дип күрсәтә.

"Мобильлекне күтәрү, вакытны экономияләү, ял итүнең яңа вариантлары, шул исәптән эчке туризм, мондый гаиләләрнең тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра алачак", — дип саный депутат.

Үзенең мөрәҗәгатендә ул ата-аналардан килгән үтенечләргә сылтама ясый: аларның күбесе аларга автомобиль кирәк, тик моның өчен акча туплый алмауларына зарланалар.

«Бу бигрәк тә күп балалы гаиләләр өчен актуаль, алар өчен бөтен гаилә белән хәрәкәт итү проблемага әаерелә",--дигән фикердә депутат.

Парламентарий фикеренчә, ана капиталын «Гаилә автомобиле» программасы буенча   ташламалы кредит исәбенә автомобиль сатып алганда куллану дөрес булыр иде. . Программа 2023 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Аның шартлары буенча, балалары булган гаиләләр үз илебездә җитештерелгән автомобиль сатып алганда 10 процент ташлама алырга мөмкин (Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен 25 процент). Кредитка алырга теләгән машинаның максималь бәясе-1,5 миллион сум белән чикләмәкчеләр.

Автор:
Читайте нас: