Уфа. 25 май - "Балтач таңнары". Башкортстанда май явым-төшем нормасын арттырып үтәгән. Ике атна эчендә дүрт айлык нормада яңгыр яуган.
Башкортстанда май салкын гына түгел, явым-төшемгә дә бай килде. 10-24 май көннәрендә төбәк территориясендә ике-дүрт айлык норма күләмендә яңгыр яуган. Бу хакта Башгидромет синоптиклары хәбәр итте.
– Республиканың көньяк-көнчыгышындагы аерым гидрологик постларда елгаларда су тәүлек эчендә 40 сантиметрга кадәр күтәрелгән.
Сүз уңаеннан, яңгырлар якын арада да явачак.