Уфа. 25 май - "Балтач таңнары". Башкортстанда яшәүче хатын-кызлар 40 мең сум акча эшли ала.
Башкортстанда яшәүче хатын-кызларның 40 мең сум акча эшләү мөмкинлеге бар. Моның өчен күкәйлек доноры булырга ккирәк. Теләгән ханымснар Уфада урнашкан Республика медик-генетика үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Үзәктә хәбәр ителгәнчә, кандидатлар өчен җитди таләпләр бар. Беренчедән, күкәйлек 18 яшьтән 35 яшькә хатын-кызлардан гына алына. Кандидатлар физик һәм психик яктан сәламәт булырга, зарарлы гадәтләргә ия булмаска һәм авыр хроник авырулар белән авырмаска тиеш. Шулай ук донор булырга теләгән теләүчеләр ВИЧ-инфекция, онкология авырулары, гепатит, тромбоз, шикәр диабеты, сифилис, эндометриоз белән зарарланган булырга ти еш түгел.
Донорларга кандидатлар медицина-генетик тикшерү үзәге хисабына мәҗбүри тикшерү узачак.
Донорлар турында мәгүлүмат читкә чгарылмый. Ягъни процедура аноним рәвештә башкарыла.