Барлык яңалыклар
Новости
15 Май , 06:20

“Луч” җәмгыяте басулары эш гөрелтесенә күмелгән

Биредә инде башкалы культураларны чәчү тәмамлану алдында.

“Луч” җәмгыяте басулары эш гөрелтесенә күмелгән
“Луч” җәмгыяте басулары эш гөрелтесенә күмелгән

Биредә инде башкалы культураларны чәчү тәмамлану алдында.

—Барлыгы 200 гектар мәйданда чәчәсе калды. Аннары Түбән Сикияз, Тутагач бригадалары басуларында 250 гектра мәйданда кукуруз чәчеп быелгы чәчүне төгәлләячәкбез, — ди җәмгыять директоры Марат Габидуллин. Без Марат Малик улын Тутагач басуында, 54 гектар мәйданда Екатерина сртлы бодай чәчүчеләр янында очраттык.

МТЗ 82 маркалы тракторны хезмәтләндергән Газнәви Шәйхуллин иң күп мәйданнарда чәчү эшләрен башкарган. Аның тракторы комплектланган чәчкеч агрегаты басуларны иңли. Чәчкеч операторы Рөстәм Давлятов үз эшенә җаваплы карый. Заправкалаучы Азат Мөхәмәтгалиев, ЗИЛ автомашинасы водителе Ямил Вәлиәхмәтов эшне кызу тоталар. “Бүген бу басуда эшне төгәллибез,” — дип җитез кузгалалар.

—Безнең җәмгыятьтә һәр елда чәчү эшләре оешканлык белән үтә. Ир-егетләребез басу эшләрен көтеп алалар. Кыска вакыт эчендә, җирдә дым запасы булганда чәчеп калырга тырышабыз. Узган елда иртә (вакытында) чәчкән басулардан гына яхшы уңыш алалдык. Арпа, солы чәчүне тәмамладык инде. Шунысы әһәмиятле, без чәчеп үткән басуларда, артыбыздан тыныч кына яңгыр да явып үтә, — ди Марат Габидуллин.

Җитәкче безгә ялан батырларына һәр көнне ике тапкыр бушлай кайнар аш өлгертелүе, илтеп ашату оештырылуы турында сөйләде. Тутагач бригадасында бу эш пешекчеләр Зинфира Фаманова белән Зинира Садртдинова иңендә. Түбән Сикиязда – Рәфисә Нәбиева, Ташлы Елгада Миләүшә Шәйхуллина һәр көнне басу эшчәннәренә соңлатмый кайнар аш өлгертә.

Басуга бөртеклеләр гектарына 30 килограмм тәэсирле матдә исәбеннән   минераль ашламалар кертеп чәчелә.

Ташлы Елга басуындагы 55 гектар мәйданны биләгән басудагы бодай чәчүчеләр эше белән дә таныштык. Тәфкил Хәйруллин (МТЗ 82), оператор Рафаэль Нуркаев, заправкалаучы Феликс Демьянов, орлыклык материал чыгаруда Өлфәт Даутов (ЗИЛ), ашлама чыгаруда Илмир Галиев (КамАЗ) аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырыша.

Тутагач, Ташлы Елга бригадаларында эш төгәлләнүгә ике агрегат та Түбән Сикияз басуларына күчәчәкләр һәм, югарыда әйткәнемчә, 200 гектар мәйданда бодай чәчүне төгәлләячәкләр.

Марат Малик улы җәмгыятьтә көч салучылар турында горурланып сөйли.

—Дым каплатуда ДТ 75 тракторында Эрик Калимуллин, Финат Зайдуганов, МТЗ 82 тракторын хезмәтләндерүче Газнәви Шәйхуллин, культивацияләүдә Т 150 тракторында Альберт Галләмов, Ильфир Галиханов вакыт белән исәпләшми эшләделәр, — ди ул. —Пар җирләрен эшкәртү башланды. Бу эшне әлеге вакытта К 700 тракторында Роберт Галлямов  башкара.

Ташлы Елга басуында чәчү эшенең башыннан башлап Филгать  Шәймиев, Илдар Фаманов, Илфат Нәбиуллин, Виталий Пашуков, Дамир Хәмәтшин көч сала. Катоклауда Әнвәр Шәйхуллин, Владимир Русиев, Зәбир Хәйдәршин, күпьеллык үләннәрне тырматуда Ринат Галиев тәҗрибле, үз эшләрен белеп, аңлап башкарган, ышаныч яулаган һөнәр ияләре.

Хезмәт хакын соңлатмый биреп (түләп) барган, эшчәннәрне махсус эш киемнәре белән тәэмин иткән, хәвефсезлеккә зур игътибар бүлгән, эш кешесенә яхшы караш булган “Луч” җәмгыятендә эшләргә теләк белдерүчеләр күп. Мисал өчен, бирегә Иске Балтачтан, Тозлыбиннан, күрше район авылларыннан йөреп эшләүчеләр дә бар.

Җәмгыять җитәкчесе кырларда булып, игенче-механизаторлар белән очрашып, эшнең сыйфаты белән кызыксынып тора. Эшләрегез уң булсын, лучлылар! Бүген салган тырышлыгыгыз көзен мул уңыш белән сөендерсен!

Газим Талипров фотолары

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в