Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 08:24

Шаран районында автоһәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән...

Башкортстанның ЮХИДИ идарәсендә Шаран районында булган юл – транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре турында сөйләгәннәр, анда биш кеше зыян күргән һәм бер кеше һәлак булган.  

Чыганакта әйтелүенчә, авария көндез Шаран-Төмәнәк автомобиль юлының 15 нче чакрымында теркәлгән. Анда ике каршылыклы ВАЗ автомашинасы: ундүртенче һәм унынчы модельләр бәрелешә. Бу хәл нәтиҗәсендә Октябрьский шәһәрендә яшәүче 45 яшьлек кеше һәлак була — ул ВАЗ – 2114 пассажиры була. Зыян күрүчеләр һәм хастаханәгә салынган кешеләр арасында 38 һәм 24 яшьлек ике машина йөртүче, шулай ук «ундүртенче» дән 43 яшьлек пассажир һәм “унынчы”дан 18 һәм 19 яшьлек ике егет була.

– Авариянең «узып китү тыелган» билгесенең гамәлдә булган зонасында теркәлүе мәгълүм, – дип белдергәннәр төбәк автоинспекциясендә.

Хәзер юл полициясе юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм шартларын билгели.

Фото: ГИБДД РБ

Автор:
Читайте нас в