Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 14:29

Неврологлар караҗиләкнең деменциядән саклавын ачыклаган

Бу җиләк антиоксидантларга бай, алар организмда ялкынсыну дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә.

Неврологлар караҗиләкнең деменциядән саклавын ачыклаган
Неврологлар караҗиләкнең деменциядән саклавын ачыклаган

 

Бу җиләк антиоксидантларга бай, алар организмда ялкынсыну дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә.

 

Бу җиләкне даими куллану деменция үсеше куркынычын киметә, моны Цинциннати университеты неврологлары ачыклаган. Тулырак мәгълүматны алар Nutrients журналында китергәннәр.

Тикшеренүчеләр 33 пациент белән тикшеренүләр үткәргән. Алар 50-65 яшьләрдәге, артык тән авырлыгы, диабет чире куркынычы янаган һәм хәтерләре начарланган кешеләр. Мондый характеристикалы кешеләрдә алга таба деменция һәм башка авырулар үсеше куркынычы күзәтелә икән.

12 атнага тикшеренүдә катнашучылар җиләк - җимештән баш тарткан — алар урынына яртысы микроэлементлар буенча ярты чәшке караҗиләккә тиң порошок кулланган. Ә яртысына плацебо биргәннәр. Хәтер һәм когнитив функцияләрне үлчәгән тестлар беренче төркемдә яхшыру күзәтелүен күрсәткән.

Караҗиләк ялкынсыну дәрәҗәсен киметергә, метаболизмны яхшыртырга һәм күзәнәкләрдә энергия чыгаруны арттырырга мөмкинлек бирүче антиоксидантларга бай. Тикшеренү аны даими куллану деменциянең үсеш куркынычын киметергә сәләтле булуын күрсәткән.

*Кара җиләк - черника

Газета.Ру

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в