Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 21:20

“Луч” җәмгыятенең басу эшчәннәрен пешекче Рәфисә Нәбиева кайнар аш белән сыйлый

Кыр эшчәннәре һәр көнне бушлай төшке һәм кичке аш белән тәэмин ителә.

Пешекче Түбән Сикияз бригадасы ындыр табагында урнашкан “кыр кухнясы”нда кайнар аш өлгертә. Махсус кием, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Яңа пешкән икәмәк, итле аш, ботка, кайнар чәй механизаторларга көч-куәт өсти. Ерак басуларда чәчү эше белән мәшгуль эшчәннәргә урынга илтеп ашату оештырылган. Анысы өчен бригадирлар җаваплы.

Пешекченең эшеннән “Луч” җәмгыяте директоры Марат Габидуллин да, басу эшчәннәре дә канәгатьләр.

Тәҗрибәсе зур Рәфисә Барис кызының. Егерме ел авылдагы “Ләйсән” балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Мәктәп белән бакча берләштерелгәч, бирегә эшкә килгән. Өченче ел инде авыл эшчәннәрен тәмле ризыклар әзерләп сыйлый.

—Хезмәтем белән башкаларга файда китерүем, үз җиремдә эшле булып яшәвем белән бәхетлемен, — ди өендә сөекле тормыш иптәшен, ике улын төрле ризыклар әзерләп көтеп алучы, эшкә һәм укуга озатучы, эшендә авыл эшчәннәрен сөендерүче уңган ханым Рәфисә Барис кызы.

Газим Талипов фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас в