Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 17:14

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты вафат...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) Президенты Хәлифә бән Зәид Әл Нахайян озакка сузылган авырудан 74нче яшендә вафат булган.

Бу хакта Президент эшләре министрлыгы хәбәренә сылтама белән, РИА Новости хәбәр иткән.

«Президент эшләре буенча министрлык Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, гарәп һәм Ислам милләтенең һәм аның Берләшкән гарәп әмирлекләре президенты Шейх Хәлифә бән Зәйдә Әл Нахайян вафат булу сәбәпле, бөтен дөньяның кайгысын уртаклаша», — диелә ведомство белдерүендә.

2014 елда дәүләт башлыгы инсульт һәм җитди операция кичерә. Шуннан соң ул халык алдында сирәк күренә. Чынында Берләшкән гарәп әмирлегенә аның абыйсы, Әбу-Даби башкала Әмирлеге принцы Мөхәммәт бән Зәйд ән-Нахайян идарә итә.

Хәлифә бән Зәид Әл Нахайян 2004 елның ноябрендә Берләшкән гарәп әмирлекләре президенты була, ул вафат булган әтисе Шәех Зәид бән Солтан Әл Нахайянны алыштыра.

Автор:
Читайте нас в