Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 15:05

Башкортстанда май аенда ике көн алкоголь сатылмаячак

Нинди көннәрдә һәм ни өчен?

Башкортстанда май аенда ике көн алкоголь сатылмаячак
Башкортстанда май аенда ике көн алкоголь сатылмаячак

 

Нинди көннәрдә һәм ни өчен?

 

Башкортстанда май аенда алкоголь сатуны ике көнгә чикләячәкләр. БР сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы урындагы халыкны ваклап сату кибетләре 18 һәм 25 майда спиртлы эчемлекләрне сата алмаячагы турында кисәтте.

Бу көннәрдә мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау чыңлаячак: 18 майда - 9 сыйныф укучылары, 25 майда 11 сыйныф укучылары мәктәп белән хушлашачак.

Барлык кибетләрдә дә хәмер сатуны тыю гамәлдә булачак. Рестораннар, кафе һәм җәмәгать туклануына чикләүләр кагылмый.

ufatime.ru  

Автор:
Читайте нас в