Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 09:37

Башкортстан авылларында яшәү шартлары яхшырачакмы?

Тормыш, яшәү дәрәҗәсен күтәрү – бүген республика җитәкчелегенең төп максатларның берсе.

Башкортстан авылларында яшәү шартлары яхшырачакмы?
Башкортстан авылларында яшәү шартлары яхшырачакмы?

 

Тормыш, яшәү дәрәҗәсен күтәрү – бүген республика җитәкчелегенең төп максатларның берсе.

 

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге сәхифәсендә авылларда төзелеш барышы турында үзенең язмалары белән уртаклалашты:

Башкортстанда халыкның 40 процентка якыны авыл җирендә яши. Шуңа районда яшәү сыйфатын күтәрү - безнең өчен мөһим сәяси бурычларның берсе булып санала. Шуңа бәйле авыл биләмәләренең комплекслы үсеше дәүләт программасына кердек. Анда катнашу сөземтәләре буенча илдә алдынгы төбәкләр рәтендәбез.

Соңгы ике елда торак, социаль объектлар, юллар төзелеше, биләмәләрне төзекләндерүгә 3,8 миллиард сум акча юнәлттек, шул исәптән федераль акчалар да. 433 гаилә торак шартларын яшыртуга субсидияләр алды, 100гә якын гаиләгә йортлар төзелде, биләмәләрне төзекләндерү буенча 90 проектны тормышка ашырдык, 14,2 километр асфальт түшәлде, 33 километр газүткәргечләр, 18 километрдан артык суүткәргечләр салынды. Тагын да 202 предприятие 700-гә якын хезмәткәренә укыту һәм җитештерү практикасын узуга бәйле чыгымнары буенча субсидияләр алды.

Болардан тыш, республика халкы тарафыннан ташламалы ипотека механизмы да зур сорау белән файдаланыла. Былтыр вәкаләтле банклар тарафыннан 5,7 миллиард сумга якын өч мең кредит бирелде. Бу ярдәм чарасы буенча икенче ел Русиядә 1нче урын алып киләбез. Быел да федераль үзәк белән тыгыз эш сөземтәсендә Русиянең авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүленгән финанслауның зур гына өлешен җәлеп итүгә өмет итәбез.

Ике ел эчендә авыл биләмәләренең комплекслы үсеш программасы үзенең нәтиҗәлелеген дәлилләде, шуңа да әлеге гади булмаган икътисади шартларда республиканың дәүләт программасында катнашу дәрәҗәсен киңәйтергә уйлыйбыз.

Агымдагы елда 51 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидия алды, 21 гаилә өчен йортлар төзү буенча эш башланды. Шулай ук Авыргазы һәм Борай районнарында комплекслы торак төзелешен тормышка ашыру планы бар.

Раевка авылында 375 урынга мәктәп һәм Борайда физкультура-савыктыру комплексын төзүне дәвам итәбез. Гомумән алганда, 68 объект төзелә, шул ук вакытта биләмәне төзекләндерү буенча 40 проектны ашыру өстендә дә эшлибез. Шулай ук 80 предприятие өчен 210 хезмәткәрне укыту буенча субсидия каралды.

Дәүләт программасында тагын да нәтиҗәлерәк катнашу өчен төбәкнең авыл хуҗалыгы министрлыгыннан тыш, дәүләт властеның барлык органнарын һәм урындагы үзидарәлекне да җәлеп итәчәкбез.

Автор:
Читайте нас в