Барлык яңалыклар
Новости
13 Май , 14:47

"Балкыш" чыгышы "Алтын тирмә"дә югары бәһаланды

Балкыш"ның "Алтын тирмә"дәге чыгышын Башкортстанның Халык артисты Олег Ханов югары бәһалады.

"Балкыш" чыгышы "Алтын тирмә"дә югары бәһаланды
"Балкыш" чыгышы "Алтын тирмә"дә югары бәһаланды

Белорет. 13 май -"Балтач таңнары". Балкыш"ның "Алтын тирмә"дәге чыгышын Башкортстанның Халык артисты Олег Ханов югары бәһалады.

Милли театрларның "Алтын тирмә" төбәкара фестивалендә "Балкыш" район халык театры, режиссер Редик Ганиев сәхнәләштерүендә, Уильям Шекспирның «Король Лир» трагедиясен жюри хөкеменә тәкъдим итте.

Фестивальдә Балтач районы данын Айдар Сираев, Әлфинә Нуркаева, Илмир Фаридонов, Гүзәл Әхмәтҗанова, Гөлназ Шәрифуллина, Алсу Әхмәтсафиева, Шаһит Фәрхуллин, Марат Хәйруллин, Лариса Дильмиева, Руслан Кабулов, Руслан Халиков, Радмир Галиев яклады.

Алтын тирмә” төбәкара фестивале 14 майга кадәр дәвпм итә. Фестивальдә Башкортстаннан 19 коллектив, шулай ук Татарстан. Удмурт республикалары, Пермь крае, Киров, Чиләбе өлкәсе театр коллективлары катнаша.

Балтачлыларның конкурс чыгышын жюри һәм тамашачылар җылы кабул итте.

Спектакль ахырында жюри рәисе, Башкортстанның Халык артисты Олег Ханов, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры художество җитәкчесе Мөсәлим Күлебаев актерлар белән очраштылар.

--Чыгышыгызга таң калдым. Зур эш башкаргансыз. Классик әсәргә мөрәҗәгать итүегез үзе зур батырлык. Спектакльне карап, чын-чыннан Уильям Шекспир рухын тойдым. Афәрин, --диде Олег Ханов, балтачлылар чыгышына карата тәэссоратлары белән уртаклашып.

Мөсәлим Күлебаев, билгеләвенчә, трагедия үзенчәлекле сәхнә әсәре. Аны тамашачы төрлечә кабул итә. "Сез уңышлы уйнавыгыз белән тамашачы игътибарын спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнәгә җәлеп иттегез. Залдан беркем чыгып китмәде. Гадәттә, мондый спектакльне караган, тамашачы ярты сәгать узуга залдан чыгып китү ягын карый. Бу темпны югалтмагыз,"--диде ул актерлар уенына карата фикерен белдереп.

13 май көнне 19:00 сәгатьтә Белорет шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә "Балкыш" "Король Лир" белән кабат чыгыш ясый.

Пьесаның сюжеты легендар Король Лир (Британия короле) тарихында корылган. Картайган көнендә Лир үзенең мөлкәтен балаларына бүлеп бирергә карар итә. Ике өлкән кызлары бу мөмкинлектән файдалана, ә кече кызлары — Корделия — ялагайланудан баш тарта, сөйләгәндә, ул әтисенә мәхәббәте югарырак булуын белдерә. Ләкин ачулы әтисе кече кызыннан баш тарта һәм Корделияне якларга омтылган графиня Кентны да корольлектән куа. Нәтиҗәдә, Лир корольлегеннән өлкән һәм уртанчы кызларына гына өлеш чыгарырга карар итә. Тик тиздән, өлкән кызларының кылыгыннан соң, Лир аларның "мәхәббәт "енең бәясен аңлый... Лир, үзенә тугры Шут белән далага чыгып китәргә мәҗбүр була

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас в