Уфа. 11 май - "Балтач таңнары". Агыйдел елгасын йөзеп чыккан пошины видеога төшергәннәр.
Уфа халкы Агыйделне кичкән пошига тап булган. 11 май көнне Кузнецовск Затоны микрорайоны тирәсендә поши зур елганы кичеп чыккан. Шаһитлар бу мизгелне видеода теркәп, язманы " Башинформ” агентлыгына җибәргән.
Кадрлардан күренүенчә, пошины көчле агым да, яңгыр да куркытсый. Ул үзенең максатына ирешә. Вакыйга шаһитлары мондый хәлне беренче тапкыр күрүләре турында белдергән.