Бу хәл кичә Уфа шәһәренең Парковая урамындагы йорт янында булган.
- Бала әнисе белән кухняда булганда, ачык тәрәзәгә менеп, күпфатирлы йортның бишенче катында урнашкан фатирыннан егылып төшә, - дип хәбәр итәләр Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә. - Бала алган тән җәрәхәтләреннән шул урында вафат булган.
Әле тикшерү бара.