Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель 2022, 10:49

Балтачтагы колледжда тракторлар флешмобка чыкты

Иске Балтачтагы Башкорт төньяк-көнбатыш   колледжы хезмәткәрләре, тракторларга техник карау үткәрелгән көнне   Россия хәрбиләренең  махсус операциясен флешмоб белән хуплады.

Иске Балтач. 1 апрель - "Балтач таңнары". Иске Балтачтагы Башкорт төньяк-көнбатыш   колледжы хезмәткәрләре, тракторларга техник карау үткәрелгән көнне   Россия хәрбиләренең  махсус операциясен флешмоб белән хуплады.

 

2022 елның 31 мартында  район   дәүләт техник күзәтчелек идарәсе  хезмәткәрләре Башкорт төньяк-көнбатыш   колледжы  карамагындагы трак торларга  техник карау  уздырды.  

Техник карау барышында  күзәтчелектә исәптә торган 23 берәмлек   техника тикшерелде.  Аларның  12се техник карау мәйданына куелды.    Ун   берәмлек техникага карауны уңышлы үтте һәм ул тракторларны файдалануга рөхсәт бирелде. 

― Башкорт төньяк-көнбатыш   колледжында техник карауга елның-елында яхшы әзерләнәләр.  Биредәге тракторлар торышын үрнәк итеп куярлык. "Кадрлар тимерлеге"ндә шулай булырга тиеш тә. ―район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы Айрат Галләмов, техник карау нәтиҗәләре белән таныштырып.  

Техник карау узганнан соң  Башкорт төньяк-көнбатыш   колледжы хезмәткәрләре   Россия хәрбиләренең   махсус операциясен хуплап,  техника катнашында флешмоб оештырды.

Балтачтагы колледжда тракторлар флешмобка  чыкты
Балтачтагы колледжда тракторлар флешмобка  чыкты
Балтачтагы колледжда тракторлар флешмобка  чыкты
Балтачтагы колледжда тракторлар флешмобка  чыкты
Балтачтагы колледжда тракторлар флешмобка чыкты
Автор:
Читайте нас: