Благовещен. 31 март - "Балтач таңнары". 31 март иртәсендә, Благовещен районы җирлегендә, юл читендә туктап торган фура астына барып кергән "Mercedes ML-350" водителе һәлак булган
Бүген, 31 мартта, Благовещеи районында кеше юлеме белән тәмамланган ЮТҺ теркәлгән. Авария иртәнге биш сәгатьләр тирәсендә, Уфа-Яңавыл автоюлының 68 километрында булган.
Тикшерү фаразларына караганда, "Mercedes ML-350" водителе юл читендә калдырылган "International" йөк фурасына бәрелгән. Күрәсең, җиңел автомашина водителе руль артында йоклап киткәндер.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомашина водителе алынган травмалардан вафат булган.
Вакыйга урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Тикшерү эшләре бара.