Барлык яңалыклар
Новости
31 март , 20:22

Башкортстан туризм рейтингында яхшылар исәбендә

Башкортстан туристик җәлеп итүчәнлек рейтингында Татарстанны узып киткән.

Башкортстан туризм рейтингында яхшылар исәбендә
Башкортстан туризм рейтингында яхшылар исәбендә

Уфа. 31 март -"Балтач таңнары". Башкортстан туристик җәлеп итүчәнлек рейтингында Татарстанны узып киткән.

Башкортстан туристларны җәлеп итә торган төбәкләр исемлегенә  кергән. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте рейтингында республика җиденче урынны алды.

2022 елның беренче аенда Башкортстанга 213 990 турист килгән. Бу күрше Татарстан (210 581 турист) һәм Свердловск өлкәсенә (199 989 турист) караганда күбрәк.

Беренче урынны Мәскәү алды, анда 1 348 342 турист булды. Шулай ук Башкортстан туризм, ягыннан Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Краснодар крае һәм Санкт-Петербургтан да алда бара.

Автор:
Читайте нас в