Барлык яңалыклар
Новости
31 март 2022, 15:50

1 апрель- көнне кем алдамый һәм алданмый

 Балтачлылар, 1 апрельгә әзерләнәсезме? Көлке көнендә “Балтач таңнары” хезмәткәрләре дә үзара шаяра ...

1 апрель- көнне кем алдамый һәм алданмый
1 апрель- көнне кем алдамый һәм алданмый

Иске Балтач.  31 март - "Балтач таңнары".  Балтачлылар, 1 апрельгә әзерләнәсезме? Көлке көнендә “Балтач таңнары” хезмәткәрләре дә үзара шаяра ...

 

 1 апрельне берәүләр Көлке көне дип кабул итә. Икенчеләр өчен ул Алдакчы көне. Шаярып, бер-береңне алдау бу көнне гаеп булып исәпләнми...

Унбиш-егерме ел чамасы ел элек 1 апрель көнендә үзебезнең редакциядә  булган бер шаяру нык исемдә калган.

Көннең икенче яртысы җитте, беркемне дә шаярып алдарга өлгермәгәнмен әле.  Хезмәттәшем белән уйлаштык та, икенче бүлмәдәге, үзебездән югарырак  вазифадагы хезмәткәрне алдарга булдык.

Тавышымны үзгәртеп, моңа “Сельэнерго”  җәмгыяте хезмәткәре исеменнән шалтыраттым.

--Алло, редакцияме?

--Әйе,  редакция.

-- Башка вакытта ут сүндерсәк, ачулана торган идегез. Бу юлы алдан кисәтәбез. Иртәгә сәгать уникедән бергә кадәр утны сүндерәбез... Тәк, кем белән сөйләштем?

Килештереп, исем фамилиясен язып та алдым.

Газета эше катлаулы чор бу.  Хезмәткәрләр текстларны кулдан яза. Бер оператор ул текстларны компьютерда җыя. Икенче хезмәткәр версткалый.  Аннары газетаның оригинал макеты, басу өчен,  мастер-пленкада Бөре типографиясенә җибәрелә иде. Мәшәкатьле... Икенче көнне газетаны бастырырга җибәрә торган көн! Типорграфиягә соңлатып җибәрергә ярамый.

Минем шаярудан соң  редакциядә ыгы-зыгы башланмасынмы?

Алданучы: “Иртәгә берсәгатькә утны сүндерәләр. Оператив рәвештә бүген эшләп алыйк әле...”,--дип редакциянең бөтен хезмәткәрләрен утлы табага бастырды...

Башка хезмәттәшләр минем шаяру икәнлеген аңласалар да, серне ачмадылар. Хуҗа Насретдин кебек, үзем дә “утлы табада биедем”. 

Икенче көнне дә алданучы сүрелмәгән иде әле.  Иртүк редакциягә  носки сатучы бер алыпсатар килеп кергән иде: “У нас  час пик, через час свет отключают...”,-- дип алыпсатарны селкеп чыгарып җибәрде.

Шаяруның бер уңай нәтиҗәсе булды. Газета иртә өлгерде ул көнне. Бастыруга иртә җибәрелде.

Һәм менә ут сүнәр вакыт җитте. Ә ул сүнми.  Компьютерлар буенча җаваплы хезмәткәребез:

--Ут сүнәрме икән? Шалтыратып сорамыйсызмы,--дип шаяртты.

--Сүнсә, сүнәр. Сүнмәсә юк...

--Алай түгел инде. Миңа компьютерны ут сүнүгә әзерләргә кирәк тә инде.

Бу сүзләрне ишеткәч, алданучының куллары телефонга үрелде.

Белешмә китаптан “Сельэнерго”  җәмгыяте дежур хезмәте телефонын эзләп тапты да, анда шалтыратты:

--...нигә, утны сүндермисезме ни?

--Нигә, сүндерергә тиеш идекме әллә?

--Соң, бүген утны сүндерәбез, дип кичә үзегез шалтыраттыгыз да инде...

--Шаярып шалтыраткан булганнардыр. Кичә 1 апрель иде дә инде...

 

 Римад Төрки.

 

 

Автор:
Читайте нас: