Барлык яңалыклар
Новости
29 март 2022, 08:37

Башкортстанда өлкән буын вәкилләре өчен экскурсия оештырылачак!

 Республика башлыгы Радий Хәбиров өлкәннәр өчен экскурсия турларын үстерергә кушты.

Республика башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстанда озын гомерлелек” проектын үстерүгә өстәмә акча бүлеп бирүне йөкләде. Бу хакта ул республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Хәбиров Башкортстанның өлкән яшьтәге кешеләре өчен «Туган яклар буйлап экскурсия турлары»н компенсацияләү өчен тагын җиде-сигез миллион сум акча бүләргә кушты. «Бу бик кирәк, бигрәк тә хәзер. Өлкән кешеләр хәрәкәт итәргә һәм карарга мөмкинлек алачак. Бу сумнар кешеләр файдасына нәтиҗәле сумнар", - дип хәбәр итте Хәбиров. Республика Хөкүмәте матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, проект кысаларында дүрт тур каралган: сәламәтләндерү, актив, мәдәни танып-белү һәм катнаш.

Башкортстанда быел дүрт миллионнан да ким булмаган туристны кабул итәргә ниятлиләр.

Чыганак: REGNUM агентлыгы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: