Барлык яңалыклар
Новости
17 март , 17:04

Уфада хокук сакчылары автомобиль каракларын тоткарлаган

Уфада саклау ⠀ сигнализациясен сканерлау җайланмасы  ярдәмендә автомашиналарны ачып, эченнән әйберләрне урлаучы каракларны  тоткарлаганнар

Уфада   хокук сакчылары автомобиль каракларын тоткарлаган.
Уфада хокук сакчылары автомобиль каракларын тоткарлаган.

Уфа. 17 март - "Балтач таңнары". Уфада саклау ⠀ сигнализациясен сканерлау җайланмасы  ярдәмендә автомашиналарны ачып, эченнән әйберләрне урлаучы каракларны  тоткарлаганнар.

 

Берничә көн эчендә УӨфа  шәһәр полициясенең дежур частьләре автомобильләрдән әйберләр һәм акча югалу турында хәбәрләр  алган. Кемдер машинаны сәүдә үзәге стоянкасында калдырган, кемдер үз ишегалдында. Үз транспорт чарасына әйләнеп кайткач, зыян күрүчеләр сумка, акча янчыклары һәм документлар булмавын ачыклаган.

БР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре 28 һәм 34 яшьлек уфалыларны оператив рәвештә ачыклый һәм тоткарлый.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шәһәр үзәгендә Менделеев һәм Бакалы урамнары киселешендә җинаятьчеләрне эзләү һәм Росгвардия хезмәткәрләре шикләнелүче ике кешене тоткарлаган. Шул ук көнне шәһәрнең берничә өлешендә аларның мөмкин булган әшнәләре дә тоткарланды. Фаразланган каракларны полиция бүлегенә, алар белән тикшерү эшләре үткәрү өчен, китергәннәр.

«28 яшьлек  егеттә  машиналарның сак сигнализациясен сканерлау җайланмасы булуы һәм  эшсез ятуы алдан ачыкланган. Бу хакта иптәше  ишетеп алгач, алар сканер ярдәмендә  бергә машиналардан әйберләр  урларга булган. Аларга таныш таксист ярдәм итә. Ул каракларны җинаять кылу  урыннарына  алып бара. Шул  вакытта ул    җинаятьчеләргә ярдәм итүе турында  шикләнмәгән дә. Әлеге версияне ЭЭМ тикшерүчеләренә тикшерергә туры киләчәк.

 Тикшерү  барышында полиция аларның башка җинаятьләргә дә катнашы барлыгын ачыклады. Шикләнелүчеләрнең берсе үзенең танышлары белән бергә ике кәрәзле телефон урлавы, тиздән ул да полиция кулында булуы мәгълүм булды", - дип хәбәр иткәннәр төбәк ведомствосында.

Автомобильләрдән урлау сериясе факты буенча җинаять эше кузгатылган. Урланган милекнең бер өлешен кире кайтаруга ирешкәннәр инде, калганын шикләнелүчеләр сатарга өлгергән. Ир-атлар сак астында. Аларның шундый ук җинаятьләргә катнашы булу-булмауга тикшерү үткәрелә.

Автор:
Читайте нас в