Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2022, 11:53

“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре билгеле

“Балтач  таңнары”ның  “Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсында Богдан авылы осталары җиңде

“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә”  фотоконкурсы җиңүчеләре  билгеле
“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре билгеле

Иске Балтач. 18 гыйнвар - "Балтач таңнары". “Балтач  таңнары”ның  “Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсында Богдан авылы осталары җиңде.

 
 “Балтач таңнары”ның “ Безгә Яңа ел килә” (“Праздник к нам приходит”) фотоконкурсы иң кызу этабына керде. Фотоконкурста районыбызның төрле авылларыннан ундүрт конкурсант бәйге тотарга теләк белдергән иде. 
Конкурсның  җиңүчеләре социаль челтәрдә тавыфш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнде.   . Күңеленә хуш килгән конкурсант өчен һәркем тавыш бирә алды.
Иң күп тавышны (968 тавыш) Богдан авылыннан Фидания Гыйлемҗанова җыйды һәм беренче урынга чыкты. Шул ук авылдан Рәзинә һәм Разат Сәфәргалиевлар икенче урында. Алар өчен 890 кеше тавыш биргән.  Өченче урын яулаган конкурсантыбыз да Богдан авылыннан. Земфира һәм Булат Мөҗиповлар 333 тавыш җыйган.

Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм “Балтач таңнары” гәзите битләрендә бер тапкыр 1000 сумлык котлау яки белдерү бастырып чыгару хокукы бирә торган сертификат белән бүдләкләнәләр.    

“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә”  фотоконкурсы җиңүчеләре  билгеле
“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә”  фотоконкурсы җиңүчеләре  билгеле
“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә”  фотоконкурсы җиңүчеләре  билгеле
“Балтач таңнары”ның “Безгә Яңа ел килә” фотоконкурсы җиңүчеләре билгеле
Автор:
Читайте нас: