Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2022, 09:43

Россиядә ял көннәрендә аракы сатылмаска мөмкин

Балтачлылар ишеттегезме, Россия парламентарийлары ял көннәрендә аракы сатуны чикләү турында тәкъдим белән чыккан

Россиядә ял көннәрендә аракы сатылмаска мөмкин
Россиядә ял көннәрендә аракы сатылмаска мөмкин

Мәскәү. 17 гыйнвар - "Балтач таңнары". Балтачлылар ишеттегезме, Россия парламентарийлары ял көннәрендә аракы сатуны чикләү турында тәкъдим белән чыккан

 Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев ял көннәрендә хәмер сатуны чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта  URA.ru хәбәр итә.

Хәмзәев, барларда сату мөмкинлеген калдырып, ял көннәрендә кибетләрдә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга кирәк, дип саный.

«Россиядә алкоголь куллану күләме артык югары, һәм бу барлык социаль юнәлешләр буенча  кире  йогынты ясый", - дип ассызыклады ул. Депутат шулай ук спиртлы эчемлекләр сату буенча яшь чикләүләрен 21 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте.  Аның фикеренчә, бу милләтнең оборонага сәләтлелеге һәм   киләчәге өчен мөһим.

Шул ук вакытта Хәмзәев алкогольле продукцияне тулысынча тыюга каршы чыкты. Аның сүзләренә караганда, бу суррогатлар сату үсешенә китерәчәк.

Элегрәк Дәүләт Думасы каты хәмерне    пластик савыттта сатуны тыючы закон проектын караячак дип хәбәр ителгән иде. Закон нигезендә,       катылыгы 28 градустан артык булган алкогольле продукцияне полимер тарада  җитештерү һәм әйләнеше өчен административ җаваплылык каралган. 50 миллилитрдан артмаган тара, шулай ук Россиягә кертү яки чыгару максатларында җитештерелә торган продукция генә искәрмә булып  кала.

 

Автор:
Читайте нас: