Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2022, 11:04

Дүртөйледә законсыз ау факты ачыкланган

Дүртөйле районында электән хөкем ителгән ике кеше законсыз ауда гаепләнә. Поши атканнар

Дүртөйледә  законсыз ау факты ачыклангнан
Дүртөйледә законсыз ау факты ачыклангнан

Дүртөйле. 17 гыйнвар - "Балтач таңнары". Дүртөйле районында  электән хөкем ителгән ике кеше  законсыз ауда гаепләнә. Поши атканнар

 

Бу хәл Дүртөйле районы Чарлак авылында булган.  Полициягә  авылдан 500 метр ераклыкта поши  ату турында хәбәр килгән.

Вакыйна урынында  тәртип сакчылары поши түшкәсен бүләргә җыенган ике кешегә тап булган.

Электән хөкем ителгән  31 һәм 57 яшьлек ир-атлар законсыз ауга автомобильдә килгәннәр,  ә урманда ау  чаңгысында хәрәкәтләнгәннәр.  Икесенең дә үзләре белән  рюкзаклары  һәм патроннар белән шома көпшәле мылтыгы булган. Кораллары законсыз сакланган  

Хайванны ату факты буенча җинаять эше кузгатылды.  Гаепләнүчеләрдән районнан  читкә чыкмау  турында подписка  алынган.

Автор:
Читайте нас: