Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар , 13:32

Башкортстанда киңкүләм чаралар үткәрү кичектерелә

Башкортстанда күп кеше катнашлыгында чаралар үткәрү тагын да тыела. "Омикрон" гаепле

Башкортстанда киңкүләм чаралар үткәоү кичектерелә
Башкортстанда киңкүләм чаралар үткәоү кичектерелә

Уфа. 17 гыйнвар - "Балтач таңнары".Башкортстанда күп кеше катнашлыгында чаралар үткәрү тагын да тыела. "Омикрон" гаепле

 

Башкортстанда " омикрон»таралу сәбәпле, барлык массакүләм чаралар үткәрү тыела. Төбәк башлыгы оператив киңәшмәдә   «омикрон» коронавирусының яңа штаммы бик тиз таралуына борчылуын белдергән. Шуңа бәйле рәвештә республика чикләү чараларын көчәйтергә, шулай ук сәламәтлек саклау системасын көчәйтергә һәм булган кыенлыкларны хәл итәршә әзерләнә. Аерым алганда, гамәлдәге барлык санитар-эпидемиологик чаралар  көсендә кала. Бу исә битлек режимы, кайбер оешмаларга QR-кодлар буенча керү. Шулай ук Радий Хәбиров барлык массакүләм чараларны күчерү турында да игълан иткән. Массакүләм физкультура һәм мәдәни чаралар уздыру соңрак вакытка күчерелә. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе 30дан артык кеше  катнашлыгындагы җыелышларны үткәрүне тыю турында Карар кабул итте. Шулай ук коронавирусны амбулатор дәвалау өчен дарулар сатып алырга кирәклеге  турында искәрткән. "Массакүләм чаралар үткәрү турында онытып торабыз.  Махсус күрсәтмәләргә кадәр шулай булачак. Мөгаен,  бу чикләүләр ай ярым дәвам итәр. Аннары, әгәр  бишенче авыр дулкын буенча фаразлар акланмаса, чикләүләрне бетерәчәкбез», - дип белдергән Радий Хабиров.

Автор:
Читайте нас в